Городская детская библиотека - филиал № 37

Шигьри минутлар

27 март көнне балалар китапханәсендә шигърият бәйрәме үтте. Китапханәчеләр мәктәп укучыларына шигърият бәйрәменең серләрен сөйләп, шагыйрьләр белән таныштырдылар. Укучылар үзләренең шигырьләрен яттан укыдылар. Ике төркемгә бүленеп, викторина сорауларына җавап бирделәр. Бәйрәм барыбызның да кәефен күтәрде. Китапханәдә көне буена китапханәчеләр һәм укучылар тарафыннан танылган шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады.