"Тылсымлы тамчылар"
Челтер-челтер чишмә ага
Көмеш төсле сулары
Су өстендә җем-җем итә
Көннең алтын нурлары.
22 март Халыкара су көне билгеләп үтелә. Китапханәчеләр 33нче номерлы балалар бакчасында су көненә эко-дәрес үткәрделәр. Балалар белән суның әһәмияте турында әңгәмә кордылар, "Чишмә" дип исемләнгән физминутка үткәрелде, су турында табышмаклар чиштек, шигырьләр сөйләдек. Экологик дәрес мәктәпкәчә яшьтәге балаларга шатлык кына түгел, ә һәрбер кеше, суны сакларга , аңа карата мәрхәмәтле булырга тиеш икәнлегенә төшенделәр. Шулай булганда гына су бөтен байлыгын безгә кешеләргә бирә.