Городская детская библиотека - филиал № 37

"Тылсымлы театр дөньясы"

Бүген китапханәдә 3 нче сыйныф укучыларының шатлыгын чикләмәделәр. Курчак театры көнендә алар яшь тамашачылар театрының (ТЮЗ) актеры П.Минибаев, Мишутка курчагы белән таныштылар. Мишутка, китапханәче һәм балалар белән бергә борынгы Грециягә кузгалдылар, театр каян барлыкка килгәнен һәм аларның төрләре турында белделәр. Электрон презентация аша спектальне күрсәтү өчен нинди әсбаплар кирәк икәнен аңладылар. ТЮЗ кунагыбыз П.Минибаев балаларга ничек итеп аюны, маймылны, чаян кешене күрсәтергә өйрәтте. Театр, сәхнә һәм сәхнә-арты серләрен ачты. Очрашу ахырында һәр укучыбыз актердан автограф алды һәм П.Минибаевка рәхмәт сүзен җиткерде.