Городская детская библиотека - филиал № 37

"Онтылмас йөзләр"

2019 елның 19нчы мартында китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Бөтендөнья театр көне уңаеннан «Онтылмас йөзләр» әдәби кунакханәсе уздырылды.

Китапханәче күренекле татар журналисты, татар театрына нигез салучыларның берсе Галиәсгар Камалның тормышы һәм иҗаты, язучының татар әдәбиятына керткән өлеше турында сөйләде. Шулай ук балаларга авторның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Очрашу «Бөек татар драматургы-Галиәсгар Камал» видео-презентацияләре белән үрелеп барылды, анда аның мемориаль әйберләре, хатлар, якыннарының фотографияләре һәм башкалар тәкъдим ителде.

Чарага «Театр - үзенчәлекле һәм матур дөнья»дип исемләнгән китап киштәсе куелды, анда театр сәнгате турында гомуми әдәбият тәкъдим ителде.