Городская детская библиотека - филиал № 37

«Илаһи сүз - әни!» Халыкара хатын - кызлар көненә

"Илаһи сүз - әни!" исеме астында   китапханәдә  бәйрәм үткәрелде.
Март аеның иң кояшлы көнендә, 33нче  балалар бакчасы нәниләре бәйрәм кәефе тудырдылар, алар ана игелеге турында җырлар  җырладылар һәм кайгыртучан әбиләр турында шигырьләр сөйләделәр. Урман җәнлекләренең костюмнарын киеп, балалар күрсәткән "иң яхшысы әни" исемле әкият  бик тә кызыклы булды. Хатын-кыз турында матур шигырьләр кунакларны гына түгел, ә бердәнбер ир-атны да дулкынландырды. Балаларны озата баручы әти барысын да 8 Март белән котлады һәм бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде. Шулай ук бәйрәм кунаклары да җылы сүзләр әйттеләр, алар арасында СТОС рәисе Кленкова Жанна Александровна да бар иде.  Ул балаларга татлы күчтәнәчләр тапшырды.