Городская детская библиотека - филиал № 37

"Матурлык турында җыр"

Әмирхан Еники әсәрләренең кадере арта гына бара. Аның хикәяләре матур мәрҗәннәрне хәтерләтә. 19 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары белән "Матурлык" хикәясе  буенча түгәрәк өстәл артында фикер алыштык. Авторның хикәсе уйландырырга мәҗбүр итә. Әсәрдәге "ямьсез" ана белән матур бала арасындагы җылылык күңелне тетрәндереп җибәрә. Ә.Еники күңел пакълеген һәм матурлык дөньясын шушы әсәр аша ачып җибәрә.