"Туган телнең йөрәк тибеше" (Халыкара телләр көненә)
Дөньялар киң, анда илләр күп
Туган илем минем бер генә.
Туган илемдә дә телләр бик күп,
Туган телем минем бер генә.
21 февраль - Халыкара Туган тел көне. 33 нче мәктәпнең 4 нче сыйныфында "Туган телнең йөрәк тибеше" дип исемләнгән Туган тел сәгате уздырылды. Чара татар милләтенең бөек композиторларыннан берсе булган Салих Сәйдәшевның музыкасы белән башланды. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Укучылар Туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, татар халык уеннары уйнадылар.