Городская детская библиотека - филиал № 37

"Батырлар исемен атадым"

Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган 47 нче балалар бакчасында әдәби-музыкаль чара уздырылды.  Җәлил балалар өчен бик күп шигырьләр язган.  Мәсәлән: “Күке”,”Әтәч”, “Маэмай” кебек шигырьләрен нәниләр сәнгатьле итеп сөйләделәр. "Кызыл ромашка» шигырен укып, кызлар ромашкалар биюен башкардылар. Үзенең халыкчан иҗаты, үлемсез шигырьләре белән Муса Җәлил халкыбыз тормышында бүген дә актив катнаша. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.