Городская детская библиотека - филиал № 37

«Егетләр, көч сынашыйк» (Ватанны саклаучылар көненә)

20 февраль көнне Тукай паркында безнең китапханә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Егетләр, көч сынашыйк» дип исемләнгән әдәби – уен конкурсы үткәрде.
Очрашу Ватанны саклаучылар көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында сөйләүдән башланды. Соңыннан балалар ике командага: «Батыр» һәм «Баһадир» командаларына бүленеп, конкурста  көч сынаштылар. Уен өч турдан торды: «Өйрәнүдә авыр – сугышта җиңел», «Армия эрудициясе» һәм «Ә солдат өчен иң мөһиме...». Малайлар, армия тарихын белүдә көч сынаштылар. Кызлар шигырь формасында сыйныфташларын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.