Городская детская библиотека - филиал № 37

"Туган телең булу горурлык"

Татар теле – туган тел,

Безнең газиз булган тел

Әти-әни, әби-бабай

Безне сөя торган тел.

21 нче февраль - һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе-тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез. Безнең китапханәдә туган тел көнен үткәрү матур традициягә әверелде, балалар үз халкының мәдәнияте белән якыннанрак таныша, безне җылы дуслык һавасы белән күмә, чөнки безнең шәһәр Татарстанда иң күп милләтле шәһәр бит.