Городская детская библиотека - филиал № 37

"Кыю егет турында җыр"

Шигърият сәгате кызыклы электрон презентация белән үрелеп барды. Балалар  мавыктыргыч мәгълүмат алдылар һәм әңгәмәгә актив кушылдылар. Нәниләр  зур теләк белән рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыдылар. Бөек татар шагыйренә һәйкәлләрнең нинди шәһәрләрдә куелуын фоторәсемнәр буенча ачыкладылар. Тәрбиячеләр  балалар исеменнән, уздырылган чара өчен китапханәчеләргә рәхмәт сүзләре әйттеләр.