Городская детская библиотека - филиал № 37

Халыкара китап бүләк итү көне

14 февраль – Халыкара китап бүләк итү көне. Ул 33нче мәктәптә "Китап бүләк итү"атнагы белән үтте. Барлык теләүчеләр атна буе китапханәгә китаплар алып бардылар, китапханә фондын тулыландырдылар. Әмма бүген, 14нче февральдә, аларны тагын бер көтелмәгән бүләк көтә иде – безнең китапханәчеләр балаларга, балалар журналларын бүләк иттеләр. Журналлар белән таныштырып һәм аларга күзәтү үткәрүче хат ташучы Печкин үзе иде.