Городская детская библиотека - филиал № 37

"Моңлы җыр" М.Җәлил әсәрләре буенча

Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә.

Батыр үлә,үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып,

Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык...

Һәр халыкның үз герое бар. Татарстан Герое - сугыш дәһшәтен кичергән талантлы шагыйрь Муса Җәлил.

Муса Җәлил исемен ишетүгә, тәүге булып уйга батырлык сүзе килә. Ялкынлы шигырьләр авторы, ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул. Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп тә рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара. 

16-нчы номерлы балалар бакчасы балалары шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән слайдлар аша таныштылар. М.Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр һәм китапханәчеләр укыган шигырьләрен бик яратып тыңладылар. Җәлил исемен илебез горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.