Городская детская библиотека - филиал № 37

"Кечкенә дусларыма" (М.Җәлил иҗатына багышлап)

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигъремдәге изге антына.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

Муса Җәлил. Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилгә 15нче февралендә 113 ел. Шул исәптән безнең китапханәчеләр 16 нчы балалар бакчасына барып М.Җәлил иҗатына багышланган "Кечкенә дусларыма" дип исемләнгән интелектуаль уенда жюри агъзасы булып катнаштылар.