Городская детская библиотека - филиал № 37

"Үләндә табылган әкиятләр" (В.Бианкиның 125 еллыгына)

В.Бианки - табигатькә гашыйк балалар язучысы. Ул гомере буе урман һәм анда яшәүче хайваннарның һәм кошларның серле дөньясын үзенең әсәрләрендә тасвирлый. 33нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр, презентация аша авторның биографиясе белән таныштылар. Әкиятнең нәрсә икәнен һәм В.Бианки әсәрләренең геройлары кемнәр булуын белделәр. Чара барышында балаларга кошлар һәм бөҗәкләр турында табышмаклар әйтелде.  Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик теләп «Төлке һәм тычкан», «Кемнең борыны яхшырак?» кебек әкиятләреннән аудио-китабын тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында яшь китап укучыларыбыз әсәрләрдәге тычканны ясап буядылар.