Городская детская библиотека - филиал № 37

«Н2О һәм барысы да, барысы да»

Д. И. Менделеевның 185 еллыгына 8 нче сыйныф укучылары өчен таныштыру-гамәли чара үткәрелде. Танышу бай электрон презентация белән үрелеп барды, аннан балалар галимнең гаиләсе, аның тормышы һәм фәнни ачышлары турында белделәр. Укучылар Менделеев эшләгән фәнни фактларны укыдылар, аэродинамика, сыеклык һәм газ үзлекләре буенча тәҗрибәләр үткәрделәр, яңа фәнни ачышларның мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Яшьүсмерләргә бик кызыклы һәм үтемле материал булды, чара барышында булган сораулар, аларның кызыксынуларын дәлилләде.