Городская детская библиотека - филиал № 37

"Тәгәри китте йомгагым"

Гадәттәгечә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китапханәдә мәрхәмәтле китапханәчеләр  каршы алды. Нәниләр  абонемент һәм уку залы белән таныштылар. Балалар язучы Татьяна һәм Галина Александроваларның "Йорт баласы Кузька һәм аның дуслары" турындагы тарихын игътибар һәм кызыксыну белән тыңладылар. Әкияти табышмаклар чиштеләр.  Нәниләр матур китаплар гына түгел, журналларны да бик кызыксынып карадылар. Чара ахырында "Йорт баласы" барысына да китапханәдә "поезда" тагын бер әйләнеш ясарга тәкъдим итте һәм икенче тапкыр очрашу турында килештеләр.