Городская детская библиотека - филиал № 37

"Карурманда ниләр булмас"

6 нчы февраль көнне 33 нче мәктәпнең 4 нче "Г" сыйныфында Роза Хафизованың әкиятләре буенча "Карурманда ниләр булмас" дип исемләнгән танып-белү сәгате узды. Балалар презентация аша аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, табышмаклар чишеп, "Мактанчык чәйнек" дип исемләнгән әкиятен сәнгатьле итеп укыдылар. Татар халык әкиятен карадылар. Бу чара балаларга бик ошады.