Городская детская библиотека - филиал № 37

"42нең канлы кары"

Сталинград сугышының 76 еллыгына «42нең канлы кары» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Сталинград сугышы – Икенче бөтендөнья сугышының хәлиткеч сугыш булуы, совет гаскәрләре зур җиңү яулаулары турында сөйләнелде. Бу көрәш Бөек Ватан сугышы барышында тамырдан борылыш башлануын билгеләп үтте. 
Чара презентация күрсәтү белән үрелеп барды, шулай ук «Бөек батырлыклар хәтере»дип исемләнгән китап-күргәзмәсе оештырылды. Соңыннан балалар Мамай Курган буенча виртуаль экскурсиягә киттеләр. Сталинград геройлары булган балалар турында документаль видеофильм карадылар. Соңыннан укучылар әлеге тема буенча сораулар бирделәр.