Городская детская библиотека - филиал № 37

"Тыңгысыз Ленинград"

14 нче лицейның 6 нчы "В" сыйныфы укучыларына сугыш елларындагы Ленинград блокадасына эләккәннәрнең ачы язмышы, бер сынык икмәк, "Яшәү юлы" һәм башкалар турында сөйләнелде. "Блокадный Ленинград", "Таня Савичева көндәлеге" дигән документаль хроникаларны караганда, балаларның күзләренә яшь тулды. Әйе, берәү дә битараф кала алырлык хәлләр түгел шул... Батырлык сәгате, ул коточкыч айлар-еллар вакыйгаларының корбаннарын искә алып, алар хөрмәтенә бер минут тынлык белән төгәлләнде.