Городская детская библиотека - филиал № 37

"Ярый әле каникуллар бар!" проекты кысаларында "Урман буйлап кышкы әкият йөри"

Уку елы - ул дәресләр, билгеләр генә түгел, ә укучылар өчен иң күңелле каникуллар да. Каникуллар вакытында баланың яхшы ял итүе, көч җыелуы бик мөһим.
Бүген безнең китапханәгә килүчеләр өчен «Ярый әле каникуллар бар!» проекты кысаларында, 1956 нчы елда, «Союзмультфильм» киностудиясендә төшерелгән «Унике ай» дип исемләнгән, совет мультипликацион фильмын карадылар. Мультфильмда яхшылыкка һәм явызлыкка, гаделсезлеккә, лаеклы җәзага тартуга һәм, әлбәттә, тылсымга урын бар. Андагы тискәре персонажлар да тәрбиягә тиз бирелә. Балалар бик кызыксынып карадылар һәм ел фасылының үз вакыты килергә тиешлеген аңладылар.