Городская детская библиотека - филиал № 37

"Яңа ел йолдызлары"

Яңа ел 37 нче китапханәгә күңелле атлый. Кунакка "Буревестник" яшьүсмерләр клубыннан балалар килде. Китапханәчеләр аларга "Яңа ел" тарихы турында сөйләделәр. Хат ташучы Печкин кызыклы журналлар алып килде һәм эчтәлеге белән таныштырды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, төрле сораулар бирделәр. Шулай ук Кыш бабайга изге теләкләр язылган хат яздылар һәм хат ташучы Печкинны аңа тапшыруларын сорадылар.