"Укы, үкенмәссең!"
Әдәби аукционда китапларның "сатылуы" - тизлекне, игътибарны ныгыта. Китапны тәкъдим итү - иң кыска вакыт эчендә укып чыгу һәм китапханәгә кайтару җаваплылыкка өнди. 14 нче лицейның 5 "Б" сыйныф укучылары, китапханәдәге китапларны гына түгел, үзләренең шәхси коллекциясеннән алып килгән китапларны да бик теләп "саттылар". Чөнки аларны укучылар бик эмоциональ һәм мавыктыргыч итеп сөйләп күрсәттеләр.