"Әсәрләрендә күңел җылысы"
Фәнис Яруллин... Бу исемне ишетүгә күз алдына явыз язмыш ихтыярына бирешмичә яшәргә, көрәшергә, иҗат итәргә көч тапкан мәгърур шәхес килеп баса.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында 33 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучыларына "Әсәрләрендә күңел җылысы" дип исемләнгән мәрхәмәтлелек дәресе узды. Балалар язучының иҗаты белән якыннан таныштылар. "Хыялый чебеш" әкиятен кычкырып укыдылар.