"Ә сез укыдыгызмы?" (Л.Н.Толстойның елын тәмамлау)
30нчы ноябрьдә "Әпүш" балалар китапханәсендә әдәби уен сәгате узды. Безнең китапханәчеләр бу уенга бик җитди караш белән әзерләнделәр: хикәяләренә туры китереп киемнәр киеп, балаларны каршы алдылар. Күргәзмәгә куелган Л.Н.Толстойның китаплары аша уенчыклар ярдәмендә төрле уеннар уйнадылар, мәсәлләрен кычкырып укыдылар.