Городская детская библиотека - филиал № 37

"Мәдәни көндәлеге дәресе"

Бүген, безнең китапханәчеләр, 14 нче лицейда 1 нче сыйныф укучылары өчен "Мәдәни көндәлеге дәресе" үткәрделәр. "Укучының мәдәни көндәлеге" ярдәмендә балалар күңелгә ошаган шөгыль табып, шулай ук сәнгатьнең төрле өлкәләрендә ясаган ачышларын, ирешкән уңышларын, концерттан алган тәэсирләрен, музейга баруларын, мәдәни чараларда катнашулары турында дусларына сөйли алалар.