"Кыю танкистлар"
33 нче балалар бакчасы белән берлектә танкистлар көненә багышланган акция узды. Нәниләр белән микрарайон буйлап узып баручы ир - егетләргә рәсемнәр бүләк итеп, котлау сузләре җиткердек. Арада танкист булып хезмәт итүче очрады. Ул ихластан үз хезмәте турында балаларга сөйләде. Үз чиратында балалар рәсем бүләк итеп, кайнар котладылар.