Городская детская библиотека - филиал № 37

"Бите саен - сөенеч"

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга эстетик тәрбия бирү һәм аларда әхлак сыйфатлары булдыруда татар балалар шигъриятенең роле чиксез зур. Эчтәлеге белән сабыйлар күңеленә якын, аңлаешлы шигырьләрнең нинди тәрбияви көчкә ия булуы, баланың сөйләмен баетуда, зиһенен үстерүдә иң тәэсирле тәрбия чарасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Кызыклы, мавыктыргыч эчтәлекле шигырьләр балаларга олы шатлык, сөенеч китерә.