Городская детская библиотека - филиал № 37

"Торам менә елмаеп"

Татар шигърияте талантлар күплеге белән генә түгел, ул талантларның төрлелеге белән безне хәйранга калдыра.  Алар арасында күренекле шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин аерылып тора. Шагыйрь балалар дөньясын якыннан белә.  Күп кенә шигырьләрендә табигатькә, кош-кортлар, хайваннар дөньясына мөрәҗәгать итә, аларны җанландыра. Укучыларда кешелеклелек хисләре тәрбияли. Бу рәттән аеруча уңышлы шигырьләр: «Акбай шулай ди... », «Көчек өрергә тиеш», «Кыр кәҗәсе», «Елмаючы бүреләр» һ.б.