Городская детская библиотека - филиал № 37

"Бөек җиңү язы"

Хәтердән уела күп нәрсә,
Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.
Онытылмый үзенең иңендә
Ил данын күтәргән язмышлар.
Вакытлар үтүгә сүрелеп
Сүнәләр иң якты балкышлар.
Сүнмиләр, яктылык сибәләр
Көрәштә кабынган язмышлар

Онытылырлыкмы соң? Сугыш ачысы һәр гаиләгә тигән, халкымның асыл ул-кызлары Ватан киләчәге хакына яу кырында концлагерьларда мәңгелеккә күзләрен йомганнар, батырлыклары белән тарих битләренә күчкәннәр.

Бу көннәрдә дөньбызның һәр ноктасы, җирлеге, һәркемнең йөрәге Җиңү хисенә уралган.  Ветераннарыбызга булган олы ихтирам хисләре озын гомерле, дәвамлы булырга бик хаклы. 

Булыр икән кешеләрнең Анадан туган көне. Җиңү көне — бу дөньяның Яңадан туган көне. Шушы сүзләргә кушылып, безнең китапханәдә дә Җиңү көненә багышлап, "Бөек җиңү язы" дип исемләнгән, сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе узды.