"Шигъри сугыш көндәлеге"
3 нче майда №33 нче мәктәпнең 3 г сыйныфында "Шигъри сугыш көндәлеге" дип исемләнгән батырлык сәгате уздырылды. Күпме кешеләрнең язмышын җимергән дәһшәтле сугыш еллары, укучыларда зур кызыксыну уятты. Чара видео - презентация белән үрелеп барды.