Городская детская библиотека - филиал № 37

"Суны белүчеләр - эрудитлар"

Балалар су белән уйнарга яраталар. Әгәр бу процесска вакыт бүлеп, кирәкле материаллар тупласаң, кызыклы тәҗрибәләр үткәрергә мөмкин. Балаларда «Атлый торган су» тәҗрибәсе зур кызыксыну уятты. Анда алар кәгазь сөлгеләрнең суны үз эченә сеңдерүен, ә аның күләме стаканнарда тигезләнүен күзәттеләр. Шулай ук тәҗрибә вакытында химик реакция нәтиҗәсендә углекислый газ бүленеп чыга торган «лава в банке» тәҗрибәсе дә гаҗәпләндерде. Ул буягыч белән су кисәкчәләрен эләктереп ала һәм өскә күтәрә. Су белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга суның нинди сыйфатларга ия булуын ачык күрсәтте һәм чарага зур кызыксыну уятты, кызыксынучанлыкны һәм бу тәҗрибәләрне өйдә үткәрергә, алган белемнәрен ата-аналары белән уртаклашырга омтылуны үстерде.