Городская детская библиотека - филиал № 37

"Һава шарлары иле"

Г. Тукай паркында гөрләп "Шарлары көне” узды.

Искиткеч атмосфера беренче минуттан ук сизелде. Һәр балада төрле төстәге күңелле шарлар бар иде, алар эстафета өчен атрибутлар булды. Балалар «Кем күбрәк кабартып җибәрә», «Шарны бүләк ит», «Һавадагы ламбада», «Күңелле пингвиннар» һәм башка эстафеталарда актив катнаштылар. Шарлы бәйрәм матур, күңелле һәм онытылмаслык булып чыкты.