Городская детская библиотека - филиал № 37

"Союзмультфильм" ның туган көне

2024 елда «Союзмультфильм» киностудиясенә 88 ел тулды. Ул 1936 елның 10 июнендә нигезләнгән. Бу елларда биредә 1500дән артык мультфильм төшерелгән.
Бүген 14 лицейның мәктәп яны лагере укучылары "Мультиляндия"илендә булдылар.
Танылган киностудиянең ничек эшли башлаганын белделәр. Балалар игелек, дуслык, үзара ярдәмләшү, маҗаралар һәм тылсым турында искә төшереп, яраткан мультфильмнарын карадылар.