Городская детская библиотека - филиал № 37

"Аның каләме мәхәббәт белән сугарылган"

Юбилей! Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел. Аның исеме һәркемгә балачактан ук таныш, ә әкиятләре игелекле, күңелле һәм гыйбрәтле, озак еллар дус һәм киңәшче булып тора, чөнки аларда ничә буын үскән.
14 нче лицейның җәйге ял лагерына йөрүче укучылар, бөек шагыйрьгә багышланган әдәби сәгатьтә булдылар. 📚Язучының биографиясен искә төшереп, әкиятләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.