Городская детская библиотека - филиал № 37

"Зәңгәр планетаны ничек сакларга"

Бүген Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнендә, 33 нче мәктәпнең җәйге ял лагерына йөрүче укучылар танышу экскурсиясенә китапханәдә кунакта булдылар. Алар китап фондын, китап күргәзмәләрен карадылар.
Соңрак балалар экологик викторинада катнаштылар. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Ребуслар, табышмаклар чиштеләр.