Городская детская библиотека - филиал № 37

"Чиста шәһәр синең кулыңда"

Бүген китапханәдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне узды .
33 нче мәктәпнең җәйге ял лагерына йөрүче укучылар экологик уеннарда катнаштылар. Табигать һәм анда яшәүчеләр турында күп яңа фактлар белделәр. Ребуслар, кроссвордлар, табышмаклар, чүп - чарны сортлау, кебек уеннарда катнаштылар. Балалар барлык биремнәрне дә актив һәм бердәм башкардылар.