Городская детская библиотека - филиал № 37

"Гаҗәеп хайваннар"

Бүген 14 нче лицейның 3 нче сыйныф укучылары язучы-натуралист И.Акимушкинга багышланган "Гаҗәеп хайваннар" эко-турнирында катнаштылар. Уен барышында балалар язучының әсәрләре белән таныштылар һәм хайваннар тормышы турында күп яңа һәм мавыктыргыч мәгълүмат алдылар. Викториналар, уеннар, табышмаклар, ребуслар - болар барысы да балаларга күңелле һәм файдалы вакыт үткәрергә ярдәм итте.