Городская детская библиотека - филиал № 37

"Г. Х. Андерсон әкиятләре юллары буенча"

Халыкара балалар китабы көнен бәйрәм итү кысаларында Г.Х Андерсенның иҗаты буенча 37нче китапханәдә квест узды. Чара барышында 14нче лицей укучылары Бөек әкиятченең иҗатын һәм аның яраткан әкиятләрен искә төшерделәр. Станцияләр буйлап сәяхәт иткәндә алар төрле биремнәр үтәделәр: «әкиятләр буенча Викторина», «Әкият геройлары анаграммасы», «Әкият парлары», «Пазллар җыегыз», «Кәгазь көймәне җыегыз», «Герда дуслары». Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм һәркем Г.Андерсенның яраткан әкиятләрен тагын бер тапкыр укырга теләде.