Городская детская библиотека - филиал № 37

"Без укыйбыз, сез тыңлагыз"

26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра.
Чарада балалар шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында белделәр. Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылышлы шигырьләр укыдылар, әкиятләр буенча табышмаклар җыйдылар.
Ә ахырда балалар татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын җырладылар.