Городская детская библиотека - филиал № 37

"Тылсымлы сүзләр"

Туган тел - һәр халыкның горурлыгы. 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Ул кешеләргә туган телнең һәм башка халыкларның телләренең мөһимлеген искә төшерә.
“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы.
Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел, халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята.
"Ак каен" клубы кысаларында, 14 нче лицейның 6 нчы сыйныф укучыларына уздырган чара шуның дәлиле булып тора.