Городская детская библиотека - филиал № 37

«Җәлилне укыйбыз»

Бүгенге тынычлык өчен көрәштә Муса Җәлил дә үзенең шигырьләре белән безнең сафта янәшә атлый. Шагыйрь кыска гомер кичерсә дә, аның исеме мәңгелек. Үсеп килүче яшь буын горурлык белән искә ала, иҗатын мәңгеләштерә. 47 нче балалар бакчасы нәниләре бүгенге шигырь бәйрәмендә көч сынаштылар. Шигырь бәйгесе шагыйрьнең иҗатын тагын бер кат ачырга ярдәм итте.