Городская детская библиотека - филиал № 37

«Урман газетасы»

Бүген яшь академиклар балалар язучысы В.В. Бианки әсәрләре буенча экологик сәяхәт ясадылар. Чарада катнашучылар язучының биографиясе, аның китаплары белән таныштылар. Табигать һәм хайваннар турында табышмаклар чиштеләр, аның әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Шулай ук авторның хикәяләре буенча рәсем ясадылар.