.«Кышкы панно»
21нче гыйнвар 2024 ел - Бөтендөнья кар көне. Кар - табигать тарафыннан кешелеккә бүләк ителгән ак могҗиза. Аны зурлар да, сабыйлар да бик ярата һәм көтеп ала. Мастер-класста укучылар уникаль техника - торцевания белән таныштылар. Балалар елның иң мавыктыргыч вакытына - кышка багышланган матур панно ясадылар.