Городская детская библиотека - филиал № 37

"Малахит хәзинәсе"

Бүген китапханәдә танылган совет язучысы, фольклорчы, журналист, Урал әкиятләре авторы П.П. Бажовның тууына 145 ел тулуга багышланган «Малахит  хәзинәсе» темасына интеллектуаль уен узды. Балалар Павел Петрович Бажовның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар һәм аның әкиятләре дөньясына искиткеч сәяхәт ясадылар, мәсәлән: «Малахитовая шкатулка», «Медной горы хозяйка», «Серебряное копытце», «Уральские сказы» һ.б. Укучылар өчен «Малахит хәзинәсе» интеллектуаль уены үткәрелде. Укучылар әкиятләрен чыннан да белүләрен күрсәттеләр һәм сорауларга җиңел генә җавап бирделәр.