Городская детская библиотека - филиал № 37

"Татар халык җәүһәрләре"

Галиәсгар Камал әдәбиятчы, драматург, җәмәгать эшлеклесе. Ул татар театрына нигез салучыларның берсе һәм драматургия классигы булып санала. Танылган драматургның 145 еллыгына китапханәдә әдәби сәгать уздырылды.

Г. Камал пьесалары татар театрлары репертуарында даими саклана. Татар театрының ничек барлыкка килүе турында презентация күрсәтелде. Чара барышында 8 нче сыйныф укучылары «Беренче театр» исемле  пьесадан өзек уйнадылар .