Городская детская библиотека - филиал № 37

«Балалар шагыйрьләре безнең белән»

Балаларның яраткан шагыйре Роберт Миңнуллинның китаплары нәниләр өчен сөенеч. Аның шигъриятенә хас балаларча самимилек, шул ук вакытта шаянлык белән тапкырлык һәр сабыйны үзенә җәлеп итә. Беренче карашка гади тоелган шигырьләрдә балаларга үгет-нәсыйхәт тә, гыйбрәт тә, хәтта тирән фәлсәфә дә бар.