Городская детская библиотека - филиал № 37

«Әни йөрәге»

 Әниләр көне - иң кадерле һәм якын кешегә багышланган җылы бәйрәм. Сер түгел, һәр әни өчен баланың үз куллары белән ясаган бүләге иң кыйммәтлесе. Яшь укучыларыбыз өчен «Әни йөрәге» мастер-классы үткәрелде, аның барышында балалар иң кадерле, яраткан әниләре турында сөйләштеләр. Укучылар  осталык һәм сабырлык кына түгел,  фантазияләрен дә күрсәттеләр.