Городская детская библиотека - филиал № 37

"Көз нигъмәтләре"

Бүген 14 нче лицейның 2 нче «А» сыйныф укучылары көз айларында квест – уенында катнашып, яшелчә һәм җиләк-җимеш турында табышмаклар чиштеләр, интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирделәр, күчеп йөрүче һәм кышлаучы кошларны искә алдылар. Катнашучылар көзге вакытта хайваннар һәм кошларның үз-үзләрен тотышы турында белемнәрен ныгытып кына калмадылар, ә көз айларының исемнәрен кабатлап, көзен агачларда яфраклар белән нәрсә булганын сөйләделәр.