Городская детская библиотека - филиал № 37

"Энем өчен бишек җыры" (В.П.Крапивинның 85 еллыгына)

Бүген китапханәдә В.Крапивинның "Энем өчен бишек җыры" повесте буенча  кино күрсәтелде. Укучылар шул ук исемдәге фильмны карап, ни өчен конфликтлар була, бәхәс вакытында үзеңне ничек тотарга, аннан качарга мөмкинме икәне турында фикер алыштылар.
Дуслык, гаделлек, батырлык, намус һәм башка күп нәрсәләр турында фильмдагы геройлар аша төшенделәр. Фильмны караганнан соң  Владислав Крапивинның башка әсәрләре белән дә кызыксындылар.